ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин көн дәвамында Казандагы сайлау участокларын тикшерәчәк

26 май 2019, 12:23 , Фото: Михаил Захаров

Фәрит Мөхәммәтшин көн дәвамында Казандагы сайлау участокларын тикшерәчәк «Бердәм Россия» партиясе праймеризы нәтиҗәләре иртәгә игълан ителәчәк.

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген көн дәвамында Казанда «Бердәм Россия» праймеризы кысаларында ачылган берничә участокта булачак. Ул шәһәрнең 116нчы лицеенда оештырылган участокта журналистларга шул хакта хәбәр итте.

«Бүген иртәнге сигездә барлык сайлау участоклары да үз ишекләрен ачты. Көн дәвамында мин аларның берничәсендә булып, кешеләрнең тавыш бирүгә нинди кәеф белән килүен, нинди проблемалар күтәрүен караячакмын», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстанда участоклар оештыру кысаларында республика Үзәк сайлау комиссиясе консультантлары белән берлектә зур эш башкарылган. Барлык партия активистлары өчен укулар оештырылган.

«Кешеләр һөнәри яктан яхшылап әзерләнгән, бу сайлаучыларның участокларга зур ышаныч белән килүеннән дә күренә. Сайлаулар зур ышаныч белән уза. Аларның нәтиҗәләре төн уртасыннан соң билгеле булачак һәм без аларны иртәгә игълан итәчәкбез», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

  • Бүген Татарстанда хакимият партиясе праймеризын үткәрү өчен 460 участок ачылды. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.
  • Кандидатлар сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәрде, эш шул исәптән яңа форматта дискуссион һәм стратегик сессияләрдә дә барды. Шулай ук дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10