ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

"Бердәм Россия" праймеризында катнашырга теләүчеләр арасында яшьләр күп

26 май 2019, 10:59 , Фото: Владимир Васильев

Татарстанда дебатларда катнашу өчен 35 яшькә кадәрге 211 кеше теркәлгән.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быел праймеризда катнашырга теләүче кандидатлар арасында яшьләр күп булуы күзәтелә. Бу хакта бүген “Бердәм Россия”  төбәк штабы җитәкчесе Динар Бариев партиянең матбугат үзәгендә хәбәр итте.

Татарстанда дебатларда катнашу өчен 35 яшькә кадәрге 211 кеше  теркәлгән. Алар кандидат буларак кына түгел, политтехнологлар буларак та теркәлгән булган. Бүгенге праймеризда Татарстанда 35 яшькә кадәрге кырык кандидат катнаша.

“Быел партия вәкилләре генә түгел, партиядә тормаган кешеләр дә күп килде. Алар “Бердәм Россия”нең праймеризларын идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирә торган мәйдан итеп күрә”, - ди Динар Бариев.

Мисалга ул “Яшь әниләр” берләшмәсен китерде. Шулай ук Динар Бариев социаль челтәрләрдән актив файдаланып, сораштырулар үткәрелүен, җәмгятьтәге ихтыяҗларны ачыклап, шуларга нигезләнеп, тәкъдимнәр белән килгән кандидатларны искә алды.

  • Бүген Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе праймериз уздыра. Анда 222 кандидат катнаша. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10