ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Озын-озак балачак» спектаклендә 7 тонна авырлыгындагы декорацияләр кулланылган

26 май 2019, 17:30 , Фото: bashinform.ru

«Озын-озак балачак» спектаклендә 7 тонна авырлыгындагы декорацияләр кулланылган Уфада Мостай Кәримнең шул исемдәге автобиографик повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакленең премьерасы булды.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театрында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең шул исемдәге автобиографик повесте буенча сәхнәләштерелгән «Озын-озак балачак» спектакленең премьерасы булды. Спектакльдә 7 тонна авырлыгындагы декорацияләр һәм костюмнар кулланылган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Спектакль авторның улы – Илгиз Кәримов тәрҗемәсендә рус телендә куелган. Инсценировкасын куючы-режиссер Мәсәлим Күлбаев эшләгән, ул спектакльнең жанрын «романнан бүлекләр» буларак билгеләгән.

28 май көне артистлар әлеге спектакль белән Свердловск өлкәсендә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуны киң колач белән бәйрәм итүдә катнашу өчен Екатеринбургка гастрольләргә юл тотачак.

2019 елның көзендә Мостай Кәримнең юбилеена багышланган Театр декадасы уза. М.Кәрим исемендәге Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театры сәхнәсендә алты көн буе тамашачылар игътибарына театр репертуарындагы шагыйрь әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр тәкъдим ителәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10