ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин химия сәнәгатендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

26 май 2019, 09:51 , Фото: Рамиль Гали/архив

Алексей Песошин химия сәнәгатендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады Республикабызның химия һәм нефть химиясе предприятиеләре продукциянең көндәшлеккә сәләтле төрләре белән базарга чыга, диде ТР Премьер-министры.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илебездә инде 50 елдан артык әлеге һөнәр вәкилләрен хөрмәтлиләр. Нефть һәм газ химиясе комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, ветераннары һәм хезмәткәрләре, гомуми белем бирү учреждениеләре, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары, тармак институтларында укучылар һәм укытучылар катнашында тантаналы чаралар үткәрү күркәм гадәткә әверелеп килә», - диде Алексей Песошин.

Ул искәртеп үткәнчә, Татарстанның данлыклы фәнни традицияләре һәм югары сәнәгый потенциалы бар. Бу исә илнең икътисади үсешен һәм аның финанс ягыннан тотрыклылыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Алексей Песошин химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек, яхшы кәеф һәм җаваплы да, республика өчен кирәкле дә булган эштә алга таба уңышлар теләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10