ҺАВА ТОРЫШЫ -14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

"Бердәм Россия" праймеризында мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре күбрәк катнаша

26 май 2019, 09:30 , Фото: Владимир Васильев

Кандидатларның күпчелеге ир-атлар, хатын-кызлар бары 38 кеше генә.

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстанда “Бердәм Россия” сәяси партиясе праймеризында катнашучыларның күпчелеге мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре. Бу хакта бүген “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә республикада алдан сайлауларны оештыру комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, партия эчендәге сайлауларда 222 кандидат катнаша. Аларның барысы да “Бердәм Россия” әгъзасы түгел. Лилия Маврина сүзләренчә, һәр дүртенче кеше партиясез.

“Болар барысы да төрле кешеләр, төрле позицияле. Әмма аларның уртаклыгы – актив тормыш һәм гражданлык позициясе”, - ди Лилия Маврина.

Оештыру комитеты җитәкчесе сүзләренчә, партия эчендә алдан сайлауларда катнашучыларның күп өлеше мәгариф өлкәсе вәкилләре.  56сы исә хәзерге вакытта депутатлык вазифасын башкаручылар.

“Калганнары яңа кешеләр һәм бу бик сөендерә. Алар арасында иҗтимагый оешма вәкилләре күп”, - дип белдерде Лилия Маврина.

Кандидатларның күпчелеге ир-атлар, хатын-кызлар бары 38 кеше генә. Яшь ягына килгәндә, кандидатларның уртача яше 50. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10