ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Республикакүләм ифтарда катнашучылар намаз укырга әзерләнә

25 май 2019, 19:49 , Фото: Салават Камалетдинов

Республикакүләм ифтарда катнашучылар намаз укырга әзерләнә Татарстан мөфтие ураза өчен әҗерләр бирелүен, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәл күпкә тапкырлануын искәртте.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда VII Республикакүләм ифтар уза. Бу минутларда халык мәйданга намаз укырга төшә.

Халык саны буенча быел яңа рекорд куелды: авыз ачу өчен табыннар һәм футбол кырында җәмәгать белән намаз уку өчен “намазлык” 15 мең кешегә җәелде. Ифтар ашында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Намаздан соң ифтар вакыты җиткәч, волонтерлар халыкны ифтар ашына озатачак.

Ифтар, гадәттәгечә, Коръән аятьләре укудан башланды. Аннары республика мәҗлесендә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте.

"Һиҗрәттән соң бер ел ярым вакыт узгач, Шәгъбан аеның 10-нчы көнендә Аллаһы Тәгалә бер аять җибәрә: “Ий, иман китерүчеләр! Сездән алдагы кавемнәргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз булды, бәлки, сез тәкъвалылардан булырсыз!” (“Бәкара” сүрәсе, 183 нче аять).

Шулай ук бер хәдистә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: "Аллаһы Тәгалә әйткән: "Уразадан башка, барлык гамәлләрегезне үзегез өчен кыласыз. Уразаны исә Минем ризалыгым өчен тотасыз. Һәм Мин ураза өчен махсус савап бирермен". Ягъни ураза өчен аерым, башка әҗерләр бирелә, ә Рамазан аенда һәрбер изге гамәлебез күпкә тапкырлана", - диде ул.

Ифтар программасында шулай ук республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның һәм ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәновның вәгазьләре дә бар иде. Танылган дин әһелләренең чыгышлары «Нашидүл Ислам» төркеме солистлары, шулай ук Ильяс Халиков һәм Ильяс Минһаҗев башкаруында мөнәҗәтләр белән үрелеп барды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10