ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда күп фатирлы торак йортларның 18,5 проценты капиталь ремонтланды

25 май 2019, 13:53 , Фото: архив

Татарстанда күп фатирлы торак йортларның 18,5 проценты капиталь ремонтланды
 Ирек Фәйзуллин республикада капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанда күп фатирлы торак йортларның 18,5 проценты капиталь ремонтланды, моңа 1 млрд 84 млн 989 мең сум акча тотылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин капиталь ремонтның башка программаларын да тормышка ашыру турында сөйләде. Әйтик, 31 район башкарма комитетының 25е бинасына капиталь ремонт ясала, өч объектта эшләр төгәлләнгән инде. Бу максатларга 2019 елда барлыгы 49 млн сумнан артык акча тоту планлаштырыла.

Яшьләр үзәкләре биналарын 112,4 млн сумга ремонтлыйлар — 9 объектның 8ендә эшләр бара. Яшүсмерләр клубларын ремонтлауга 100 миллион сум акча тотылачак, хәзер белгечләр планлаштырылган барлык 26 объектта да эшли.

Шулай ук 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең 27сендә капиталь ремонт бара, бер бинада эшләр тәмамланган инде. Мәдәни билгеләнештәге объектларның берсендә ремонт төгәлләнде, калган 39 бинада эшләр бара. Моның өчен 412 млн сумнан артык акча тотылачак.

Муниципаль архивларның биналарын капиталь ремонтлауга 50 млн бүлеп бирелгән - эшләр 13 объектның 9ында бара. 681 млн сумга 15 ресурс үзәге ремонтланачак, 10 объектта эшләр башланган.

Татарстанда шулай ук мәктәпләргә, интернат-мәктәпләргә һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт ясала. Моның өчен бюджеттан 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 12 балалар лагерен капиталь ремонтлауга 700 миллионга якын акча тотылачак, аларның 10сында эш бара инде.

Моннан тыш, министр халыкның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен бурычлары турында сөйләде. 1 майга бу сумма 6 млрд 967 млн сум тәшкил итә. Татарстанлылар барыннан да ешрак торак хезмәтләре (43,8 процент), җылылык (23,8 процент) һәм кайнар су (10 процент) өчен түләүне тоткарлый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10