ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Worldskills Russia да авиация белән бәйле компетенцияләрдә Татарстан җиңде

25 май 2019, 12:15 , Фото: Михаил Захаров

Worldskills Russia да авиация белән бәйле компетенцияләрдә Татарстан җиңде “Һава транспортында сервис” һәм “Авиация техникасына хезмәт күрсәтү” компетенцияләрендә алар үз осталыкларын күрсәтте.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). "Яшь профессионаллар" Worldskills Russia VII илкүләм чемпионаты тәмам. Кичә җиңүчеләрне бүләкләделәр. “Авиация техникасына хезмәт күрсәтү” һәм “Һава транспортында сервис” компетенцияләрендә Татарстан яшьләре алтын һәм көмеш медальләр алды.

“Авиация техникасына хезмәт күрсәтү” компетенциясендә Казан авиацион-техник көллият студенты Газиз Хәмитов алтын медаль яулады. “Мин баштан ук беренче урынга өметләндем, шуңа ирешү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдем. Көндәшләр дә көчле иде. Без җиде модульда, ягъни җиде төрле эштә үз осталыгыбызны күрсәттек. Моны башкару өчен уртача өч сәгать вакыт бирелә”, - диде ул.

“Биремнәргә килгәндә, вертолет двигателен карап, төзеклегенә инанырга, барысы да эшләрлек итеп электросхема җыярга, композицион материалларны төзекләндерү кирәк иде. Мин балачактан авиация белән мавыктым, шуңа күрә шушы һөнәрне сайладым”, - диде Газиз.

“Һава транспортында сервис” компетенциясендә “Казан” аэропортында инде биш ел эшләүче кызлар ярышкан. “Ниндидер белмәгән эш булмады. Үзебез башкара торган эш”, - диде Анжелика Ермилова һәм Динара Хәйретдинова.

Конкурсантлар самолетта үзең белән алып бару тыелган куркыныч предметларны табарга тиеш булган. Шулай ук, төрле мәшәкатьләре булган, мәсәлән, хәрәкәт мөмкинлекләре чикле пассажирларны очышка теркәү биреме булган. “Мондый пассажирларны самолетта урынына дөрес итеп утыртуны да экспертлар читтән карап торды. Бу вакытта, билгеле, каушатты”, - ди алар.

"Яшь профессионаллар" Worldskills Russia VII илкүләм чемпионаты быел августта узачак дөнья чемпионаты алдыннан үзенә күрә бер репетиция булды. "Казан Экспо" бинасы да, җиһаз- җайланмалар, коммуникацияләр дә сынап каралды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10