ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Фәрит Мөхәммәтшин: Сайлаулардан соң парламент 30-40 процентка яңарачак

25 май 2019, 10:20 , Фото: архив, Владимир Васильев

Фәрит Мөхәммәтшин: Сайлаулардан соң парламент 30-40 процентка яңарачак Татарстан халкы көзге сайлауларда актив катнашачак, дип саный Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Дәүләт Советына сайлаулардан соң республика парламенты 30-40 процентка яңарачак. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

«Парламент һәр сайлауларда 30-40 процентка яңартыла. Бу яңартылуны быел да көтәргә мөмкин дип уйлыйм», - дип билгеләп үтте ул.

Республика хакимияте 9 сентябрьдә сайлауларга әзер, диде спикер. Ул Татарстан халкы аларда актив катнашыр дип ышаныч белдерде. «Безнең республикада сәяси культура һәм активлык югары. Сайлаучыларның җаваплылыгы югары, килүе әйбәт. Мин кеше күп килеп, республика халкына җаваплы хезмәт итәрдәй алтынчы чакырылыш яңа парламенты формалаштырылуын теләр идем», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, агентлык әңгәмәдәше парламентка янә «әлеге структураларның әһәмиятен аңлаган, Татарстан халкының тормышына битараф булмаган кешеләр» сайланыр, дигән ышаныч белдерде.

«Шулай булыр дип шикләнмим», - дип нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10