ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда «Бердәм Россия»дә булырга оялучы кешеләр юк

25 май 2019, 10:51 , Фото: Владимир Васильев

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда «Бердәм Россия»дә булырга оялучы кешеләр юк
Сайлаучылар «Бердәм Россия»нең алынган йөкләмәләрне үтәү өчен кеше һәм финанс ресурслары барлыгын аңлыйлар, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Республикасының төбәк бүлегендә «Бердәм Россия»дә булырга оялучы кешеләр юк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында белдерде.

«Бер мандатлы округта да, партия исемлекләрендә дә «Бердәм Россия»дә булырга оялучы кешеләр юк. Сайлаулар булачак илнең кайбер төбәкләре пропорцияләрне үзгәртте. Алар «Бердәм Россия» рейтингы кимер дә җирле парламентларга күпмедер күләмдә кешеләр үткәреп булмаячак, дип кыенсынды. Бездә беркайчан да мондый мәсьәлә тормады», - диде ул.

Бүгенге көндә республикада «Бердәм Россия» рейтингы шактый югары ышаныч дәрәҗәсен күрсәтә. Моннан тыш, дип дәвам итте парламент спикеры, сайлаучылар Татарстан Республикасында реаль сәяси көрәштә республиканың Юстиция министрлыгында теркәлгән 53 түгел, ә 7гә кадәр партиясе катнашуын аңлыйлар.

«Һәм, әлбәттә, күпләр мондый аз сандагы кешеләргә ярдәм итүче сәяси партиягә ставка ясаудан курка. Кешеләр «Бердәм Россия»нең кеше һәм финанс ресурслары, зур сәяси, хуҗалык тәҗрибәсе булуын аңлый», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Моннан тыш, партия федераль дәрәҗәдә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан хуплана. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов — «Бердәм Россия» партиясенең Югары советы бюросы әгъзасы, Мөхәммәтшин — партиянең Генераль Советы Президиумы әгъзасы, дип дәвам итте ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10