ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Саратов Сабан туе Татарстан һәм Башкортстанның юбилейларына багышлана

25 май 2019, 10:35 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Саратов Сабан туе Татарстан һәм Башкортстанның юбилейларына багышлана Бәйрәмне үткәрү өчен өлкә бюджетыннан 100 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгәне дә мәгълүм.
(Казан, 25 май, "Татар-информ"). 8 июнь көнне Саратовта узачак Сабан туе Татарстан һәм Башкортстанның бер гасырлык юбилейларына багышлана. Бу хакта "Версия-Саратов" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
 
Саратовта Сабан туен быел 29 нчы тапкыр үткәрәчәкләр. Анда берничә мәйданчык эшләячәк: спорт мәйданчыгы, концерт, уеннар мәйданчыклары һәм аш-су. 
 
Бәйрәмгә Татарстан һәм Башкортстаннан да делегатлар көтелә. 
 
Иҗат коллективлары кунакларның күңелен ачачак. Өлкәнең һәр районы үзе ирешкән уңышлары белән таныштырачак. Саратовлыларның көрәш, армрестлинг, аркан тартышуда ярышу мөмкинлеге дә булачак. 
 
Бәйрәмне үткәрү өчен өлкә бюджетыннан 100 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгәне дә мәгълүм. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10