ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Каравон» рус халык бәйрәме белән котлады

25 май 2019, 09:46 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Каравон» рус халык бәйрәме белән котлады
 Татарстан Президенты сүзләренчә, бәйрәм әйләнәсендә төрле милләт һәм дин вәкилләре катнаша.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын «Каравон» рус халык бәйрәме белән котлады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тормыш бирүче язгы кояш эзеннән, православие храмының кыңгыраулары көенә, күп гасырлар дәвамында Лаеш районының борынгы Никольское авылында бәйрәм дәвам итә», — дип башлады үзенең мөрәҗәгатен республика башлыгы.

Каравон - бүгенге көнгә кадәр борынгы җыр-уен традицияләре сакланып калган чыганакларның берсе, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу традицияләр күп буыннар дәвамында авыл халкыннан бер-берсенә күчә бара.

Бәйрәмне энтузиастлар яңартты. Әмма ул Татарстанның мәдәни тормышына Сабан туе белән беррәттән ныклап кереп китеп, гомумроссия масштабындагы вакыйгага әйләнде. Каравон гаилә бәйрәменә әверелә бара, анда балалар һәм яшьләр катнаша.

Бәйрәмдә әйлән-бәйләндә төрле милләт һәм дин вәкилләре катнаша, диде Татарстан Президенты. Республика халкы Татарстанның «мәңгелек мәдәни-тел һәм рухи-дини байлыкны арттыруга» ирешүе белән горурлана ала.

«Түгәрәкне киңрәк, Каравон!» - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов, бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга тынычлык, кояшлы кәеф, бәхет, иминлек һәм игелек теләп.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10