ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Мостай Кәримнең повесте буенча «Озын-озак балачак» спектакле премьерасы узды

25 май 2019, 11:09 , Фото: bashinform.ru

Мостай Кәримнең повесте буенча «Озын-озак балачак» спектакле премьерасы узды Спектакль авторның улы Илгиз Кәримов тәрҗемәсендә рус телендә куелган.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Яшьләр театрында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең автобиографик повесте буенча «Озын-озак балачак» спектакленең премьерасы булды. Бу хакта  «Башинформ» хәбәр итә.

Спектакль авторның улы Илгиз Кәримов тәрҗемәсендә рус телендә куелган. Инсценировканы режиссер-куючы Мөслим Колбаев башкарды. «Бүген безнең өчен үзенчәлекле көн, — диде Мөслим Колбаев премьера спектаклен тәкъдим итеп. - 30 ел дәвамында без әлеге әсәрне булдыруга омтылдык».

Спектакль, авторның кызы Әлфия Кәримова фикеренчә, әдипнең текстына сакчыл караш белән аерылып тора. «Әти үзенең әсәрләре буенча спектакльләрне башта тәнкыйть күзлегеннән карады, ләкин соңыннан барысын да онытты һәм гади тамашачы буларак карады» — дип уртаклашты ул хатирәләре белән.

28 майда премьера спектакле Свердловск өлкәсендә Мостай Кәримнең 100 еллыгын бәйрәм итүдә катнашу өчен Екатеринбургка гастрольләргә китә.

2019 елның көзендә Мостай Кәрим юбилеена багышланган театр декадасы узачак. М. Кәрим исемендәге Башкортстан милли яшьләр театры сәхнәсендә алты көн дәвамында аның әсәрләре буенча театр репертуарыннан спектакльләр уйнаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10