ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан - Казанда Worldskills Russia VII илкүләм чемпионаты җиңүчесе

25 май 2019, 09:07 , Фото: Владимир Васильев

Татарстан - Казанда Worldskills Russia VII илкүләм чемпионаты җиңүчесе Җиңүчеләрне чемпионатны ябу тантанасында игълан иттеләр.

(Казан, 24 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Яшь профессионаллар" Worldskills Russia VII илкүләм чемпионаты җиңүчеләре билгеле. Татарстан гомуми команда зачетында җиңде. Җиңүчеләрне "Татнефть Арена" сараенда игълан иттеләр.

Гомуми команда зачетында җиңүчеләрне "Яшь профессионаллар" берлеге генераль директоры Роберт Уразов бүләкләде. Медальләр саны буенча беренче урынга Татарстан лаек булды, икенче урынны Мәскәү шәһәре яулады, өченче урынга Мәскәү өлкәсе чыкты. "Хәзер май, шушы территория, "йорт" төбәге җиңде, августта "йорт" иле җиңсен", - дигән теләктә калды Роберт Уразов.

Конкурсантлар 20-24 май көннәрендә чемпионатта 92 компетенция буенча көч сынашты. Юниорлар осталыгын 48 компетенциядә күрсәтте. "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов "сантехника һәм җылыту", "столяр эше", "электромонтаж" компетенцияләрендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Илкүләм чемпионат финалын ябу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгариф министры Ольга Васильева катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10