ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Сарман районы музейлары республика бәйгесендә җиңгән

25 май 2019, 08:00

"2018 елда иң яхшы хәбәрчеләр пункты Tatfront.ru" республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

(Сарман, 25 май, "Татар-информ", "Сарман"). Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее республика бәйгесендә җиңү яулаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"2018 елда иң яхшы хәбәрчеләр пункты Tatfront.ru" республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Әлеге сайтта районны Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее тәкъдим иткән. Музей хезмәткәрләре ел дәвамында Виртуаль музей мәгълүматлары базасын тулыландыру өстендә эшләгән, ветераннар, аларның якыннары белән очрашкан, истәлекләрен язып алган, видеофильмнар төшергән, документлар җыйган.

Ел нәтиҗәләре буенча районның хәбәрчеләр пункты Бөек Ватан сугышының Виртуаль музее бәйгесендә “Татар телендә яңалыклар тасмасында иң актив хәбәрчеләр пункты” номинациясендә җиңүче дип табылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10