ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ютазы районында терлекчеләр көч сынашты

25 май 2019, 04:00 , Фото: yutazy.ru

Ютазы районында терлекчеләр көч сынашты Сыерны саву һәм капландыру технологиясе, эшнең сыйфаты буенча җиңүчеләрне ачыклыйлар.

(Ютазы, 25 май, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Бүген Тукай исемендәге җәмгыять җәйләвендә район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә эшләүче иң оста һәм тырыш савымчылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярыш мәйданында очрашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгегә җыелган терлекчеләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин бәйге шартлары белән таныштырды.

Гадәттәгечә, машина белән саву операторларының да, ясалма орлыкландыручыларның да эш көне теоретик өлештән башланды – алар сорауларга җавап тотып, имтихан тотты.

Сыерны саву һәм капландыру технологиясе, эшнең сыйфаты – болар барысы да бәйге җиңүчеләрен билгеләгәндә төп рольне уйнады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10