ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллы волонтерлары Әгерҗе приютында тәрбияләнүчеләр белән мастер-класс үткәрде

25 май 2019, 00:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Чаллы волонтерлары Әгерҗе приютында тәрбияләнүчеләр белән мастер-класс үткәрде Приютта тәрбияләнүче ун бала үз куллары белән бик матур брошкалар ясап, киемнәренә тагып та куйдылар.

(Әгерҗе, 25 май, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районының Красный бор авылындагыдагы “Наз” приютына волонтёрлар килде. Чаллы шәһәреннән “Тургай” һәм “Кырлай” гаилә клубы тәрбиячеләре приют хезмәткәрләре белән берлектә балаларга мастер-класс уздырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар пыяла тәлинкәләргә бик матур итеп рәсемнәр төшереп буядылар, агачтан кисеп бизәкләп ясалган брошкаларны да төрле төстәге буяуларга мандылар.

“Балалар белән бергә эшләү, алар белән дуслашу, аралашу, күңелләрен күрү, күтәрү һәм аларга кирәкле әйберләр ясарга өйрәтү – безнең төп максат”, – диделәр Чаллы кунаклары.

Приютта тәрбияләнүче ун бала үз куллары белән бик матур брошкалар ясап, киемнәренә тагып та куйдылар. Ә сигезе тәлинкәләргә төрле буяулар белән берсеннән-берсе матур чәчәк рәсемнәре ясадылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10