ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казахстанның Акмола өлкәсе Сабан туена чакыра

25 май 2019, 11:22

Сабантуй Кокшетаудагы "Букпа" таучыгында үтәчәк.
(Казан, 25 май, "Татар-информ"). 16 июнь көнне Акмола өлкәсенең татарлар һәм башкортлар берләшмәсе сезне Сабантуй милли бәйрәмендә катнашырга чакыра. Бу хакта берләшмәнең социаль челтәрендә игълан ителгән. 
 
Сабантуй Кокшетаудагы "Букпа" таучыгында үтәчәк. Анда Татарстан артистлары да  катнашуы көтелә. 
 
Казахстанның Талдыкорган җирлегендә милли бәйрәмне май аенда билгеләп үттеләр инде. Костанайда исә Сабан туе, шулай ук июньдә узачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10