ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә яшәүчеләр балаларына Яромир һәм Теона исемнәрен кушкан

25 май 2019, 06:00 , Фото: архив

Әлмәттә яшәүчеләр балаларына Яромир һәм Теона исемнәрен кушкан Бу атнада иң популяр исемнәр рәтенә Алинә һәм Дмитрий кергән.

(Әлмәт, 25 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт ЗАГС идарәсе тарафыннан бер атна эчендә 59 сабыйның дөньяга килүе теркәлгән. Алар - 32 малай һәм 27 кыз бала. Әлмәттә яшәүчеләр балаларына Теона һәм Яромир исемнәрен сайлаган.

Иң зур сабыйның авырлыгы 4900 грамм булса, иң кечкенәсенең авырлыгы – 2760 грамм.

Иң популяр исемнәр рәтенә бу атнада Алинә һәм Дмитрий керсә, иң сирәк бирелгән исемнәргә Амиля, Аиша, Зария, Есения, кертеп карарга була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10