ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Түбән Камага килгән

25 май 2019, 07:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Түбән Камага килгән Кышка түбәнкамалылар Төркия укучыларын үзләрендә кунакта көтә.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Түбән Камага Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Мехмет Октай килгән. Әле ике ай элек кенә мэр буларак сайланган 40 яшьлек сәясәтче үзенең чит илләргә беренче сәфәрен нәкъ менә Татарстанга килүдән, кардәш шәһәрләр белән танышудан башларга булган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Төркия вәкиле Түбән Каманың заманча белем бирү үзәкләрендә булды. "Кванториум" технопаркы безгә бик ошады, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Мехмет Октай. - Сезнең укучыларыгызның уңышлары күп. Сүз уңаеннан, без кайбер балаларны таныдык та: алар безнең Мармарис шәһәренә килгән иделәр һәм аларны эш барышында күрү бик күңелле булды".

Билгеле булганча, быел Түбән Каманың ун баласы Мармарис шәһәрендә ял итеп кайтты. Кышка түбәнкамалылар Төркия укучыларын үзләрендә кунакта көтә. "Һичшиксез, балаларга кыш көне Түбән Камага килү бик ошаячак. Мармариста (тулаем алганда, безнең төбәктә) кар булмый, балаларның күбесенең аны беркайчан да күргәне юк, шуңа күрә карлы Россия аларда бик зур тәэсир калдырыр".

Бу - Түбән Кама һәм Мармарис мэрлары имзаган проектларның берсе генә. Моннан тыш, Төркиядә "Ике мәдәният" фестивале үткәрү планлаштырыла (аның беренчесе Татарстанда узды), башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев ике шәһәрнең үзара эшлекле миссиясе белән җитәкчелек итәчәк, Түбән Кама спорт сөючеләре Мармариста веломарафонда катнашачак, шулай ук төрек шәһәренә тәҗрибә уртаклашу өчен "көчле рухлылар" да киләчәк.

Эшлекле очрашуда Айдар Метшин Мехмет Октайга чәкчәк, милли татар киемендәге курчак һәм түбәтәй бүләк итте. "Бездә уртак яклар күп, без төрки тамырдан, хәтта киемнәрдәге кайбер бизәкләр дә туры килә", - дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры, баш киемнәре охшашлыгын күз алдында тотып.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10