ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама укучылары ике тоннага якын тотылган батарейка җыйган

25 май 2019, 03:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Кама укучылары ике тоннага якын тотылган батарейка җыйган
Әлеге батарейкалар кабат эшкәртү өчен Чиләбенең «Мегаполисресурс» заводына озатылачак.

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Түбән Кама мәктәпләре арасында тотылган батарейкаларны җыю буенча конкурс тәмамланды. Акцияне Татарстан Экология министрлыгы, «Дюрасел Раша компаниясе, «Гринта» төбәк операторы оештырган. Бу турыда  Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

1 апрельдән башлап, ике ай дәвамында укучылар тотылган батарейкаларны махсус боксларга - «Дюрасел Раша» компаниясе биргән контейнерларга җыйган. Әлеге батарейкалар кабат эшкәртү өчен Чиләбенең «Мегаполисресурс» заводына озатылачак.

 

«Гринта» генераль директоры Светлана Ярлыченко әйтеп узганча, әлеге чара балаларда табигатькә һәм икенчел чималга сакчыл мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итә.

Түбәнкамалылар уртак көч белән 1 700 килограмм батарейка җыйганнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10