ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Пенза Сабан туен оештыруда бөгелмәлеләр ярдәм итәчәк

25 май 2019, 10:01 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Пенза Сабан туен оештыруда бөгелмәлеләр ярдәм итәчәк Бөгелмә районы җитәкчелеге Сабан туе узачак мәйданны карап кайткан инде.
(Казан, 25 май, "Татар-информ"). 7 июль көнне Пензаның өлкәкүләм Сабан туен уздыруда Татарстанның Бөгелмә районы хакимияте ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта Пенза Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Милли бәйрәм "Супутник шәһәре" микрорайонында үткәреләчәк. Оештыру эшләре буенча һәм  бәйрәм узачак урын белән танышу өчен Бөгелмә районы Идарә аппараты җитәкчесе Артур Гершиков Пензада булырга да өлгергән. 
 
Сабан туе программасына килгәндә, анда осталар аллеясы һәм кул эшләре күргәзмәсе, татар милли ризыкларын сату нокталары эшләр дип көтелә. Моннан тыш, милли уеннар, мастер-класслар оештырылачак. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләр дип ниятләнелә. Бөгелмә үзешчәннәре дә Сабан туена концерт программасы әзерли. 
 
Авыл хезмәтчәннәре арасында алдынгыларны бүләкләү, Пенза өлкәсе һәм Татарстан кунаклары сәламләве дә булачак, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10