ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Күпбалалы гаиләләр ерак араларга йөри торган поездларга ташлама алачак

24 май 2019, 20:58

«ФПК» АҖ кассаларында күпбалалы гаилә таныклыгын күрсәтеп билет сатып алырга мөмкин булачак.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). 2019 елның 1 июненнән күпбалалы гаиләләргә дәүләт эчендәге поездларның купе вагоннарында июнь һәм июль айларында (өлкәннәргә һәм 10 яшьтән 17 яшькәчә булган балаларга) поездларның купе вагоннарында йөрү өчен 20 процент ташлама тәкъдим ителәчәк. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Биш яшьтән кечерәк балалар бушлай (әгәр бала аерым урын алып тормый икән), ә 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәр балалар тарифы буенча сәяхәт итәләр, дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә.

«ФПК» АҖ кассаларында күпбалалы гаилә таныклыгын күрсәтеп билет сатып алырга мөмкин булачак.

Россиядә алты ел эчендә күпбалалы гаиләләр саны халык санын алуның соңгы күрсәткечләре белән чагыштырганда 25 процентка арткан һәм 2019 ел башына 1 млн 566 мең тәшкил иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10