ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

КФУ профессоры Казанда тагын кайчан җылы булачагын әйтте

24 май 2019, 20:39 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

КФУ профессоры Казанда тагын кайчан җылы булачагын әйтте Ай ахырына Татарстан башкаласында һава температурасы +27 градуска җитәчәк, дип хәбәр итте Юрий Переведенцев.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бу якшәмбедә Казанда җылытачак, диде КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.

КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, бүген иртән һава температурасы 1,9 градус җылы тәшкил иткән.

“Эш шунда ки, без Төньяк Уралда урнашкан циклон тылында торабыз, бу хәлне төньяк һава агымнары да катлауландыра. Россия Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, якшәмбе көнне үк көннәр җылыта дип фаразлана”, - дип аңлатты Юрий Переведенцев.

Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, шимбә көнне көндез һава температурасы 14 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә — +6. Якшәмбе көнне болытлы һава. Явым-төшем юк. Көндез һава температурасы +20 градус һәм төнлә - +12 градус.

“Без салкын өлкәдән чыгабыз. Ай ахырына температура +27 градуска җитәчәк”, — дип өстәде профессор.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10