ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пензада "Татар кызы-2019" бәйгесе кастингы узачак

24 май 2019, 20:27

Катнашучылар 1-2 минут эчендә үзләре белән таныштырырга һәм иҗади номер әзерләргә тиеш.
(Казан, 24 май, "Татар-информ"). 13 июнь көнне Пензада "Татар кызы-2019" бәйгесендә катнашучылар арасында кастинг узачак. Бу хакта җирле Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Матурлык һәм сәләтлелек бәйгесендә яше 18дән узган, буе 160 сантиметрдан биегрәк булган кызлар катнаша ала. Моннан тыш, татар телен, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны белү; Пенза өлкәсе территориясендә яшәү төп шарт булып тора. 
 
Катнашучылар 1-2 минут эчендә үзләре белән таныштырырга һәм иҗади номер әзерләргә тиеш. 
 
"Татар кызы-2019" исеменә лаек булган Пенза өлкәсе кызы Халыкара бәйгедә үз төбәге данын яклап чыгыш ясаячак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10