ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фазлыева: Республиканың алга китеше “Фән” проекты белән бәйле булачак

24 май 2019, 20:23

Татарстан Премьер-министры урынбасары Татарстанда илкүләм проектларның роле турында сөйләде.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Адилә Зыятдинова). Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча стратегик сессиядә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасында алга китеш һәм төп хәрәкәтләрнең ни белән бәйле булачагын сөйләде.

“Без бүген республиканың алга китеше һәм төп хәрәкәте “Фән” проектын гамәлгә ашыру белән бәйле булачагын аңлыйбыз, һәм мин бу мәсьәләне хәл иткән коллегаларга рәхмәт белдерәм. Республикада Фәннәр академиясе бар, ул безнең төбәкнеке, һәм бездә берничә фәнни тикшеренү институтлары кергән Казан фәнни үзәге бар”, — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.

Татарстан — бүгенге көндә Фәннәр академиясе һәм “Демография” илкүләм проекты буенча фәнни-тикшеренү институты белән берлектә гамәли тикшеренүләргә дәүләт йөкләмәсе формалаштырылган бердәнбер төбәк, дип өстәде ул.

Бүген КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Татарстан Республикасы территориясендә милли проектларны гамәлгә ашыру: федераль бурычлардан төбәкне алга таба үстерүгә” стратегик сессиясе кысаларында дәүләт хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы муниципалитет башлыклары өчен квалификация күтәрү курслары узды.

Сессиядә ярлылык дәрәҗәсен киметү, керемнәр дәрәҗәсен арттыру, гомер озынлыгын арттыру, илнең икътисади үсешен һәм технологик лидерлыгын тизләтү кебек мәсьәләләр күтәрелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10