ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстанда 71 предприятие хәләл таләпләргә туры килү турында таныклык алган

24 май 2019, 20:18 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанда 71 предприятие хәләл таләпләргә туры килү турында таныклык алган Россиядә 117 кече һәм урта бизнес предприятиесе Татарстан Диния нәзарәтенең Хәләл комитетыннан таныклык алган.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Марат Ишкилдин). Бүгенге көндә Россиядә 117 кече һәм урта бизнес предприятиесе Татарстан Диния нәзарәтенең Хәләл комитетыннан таныклык алган. Татарстанда шундый 71 предприятие теркәлгән.

"Якынча 1,5 мең компания хәләл таләпләргә туры килү-килмәвен тикшереп узды, хәзерге вакытта комитет реестрында 117 кече һәм урта бизнес предприятиесе бар. Татарстанда алар 71, РФ төбәкләрендә 46 шундый предприятие”, — диде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Хәләл стандарты комитеты рәисе Ирек Җиһаншин.

Россиядә терлек сую пунктлары булган 13 компания бар, алар сыер ите, ат һәм сарык ите җитештерә һәм эшкәртә. РФ төбәкләрендә алар Ростов өлкәсендә һәм Чувашиядә, ә Татарстанда 11 шундый производство бар.

Хәләл комитеты 17 кошчылык фабрикасы белән эшли, шуларның 13е Татарстан Республикасында урнашкан. Россия буенча ярымфабрикатлар җитештерә торган компанияләр нибары 14, шуларның 8е Россиядә. Сыер ите, тавык ите һәм сарык итеннән тыш, сөт юнәлешендә эшләүче 11 компания бар.

Россия төбәкләрендә 6, Татарстанда 5 шундый компания эшли. Росстандартта хәләл таләпләренә туры килүгә ирекле сертификацияләү системасы теркәлгәч Хәләл комитеты рәсми төстә 2009 елдан эшли башлады. Быел комитетка 10 ел тула.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10