ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Таҗетдин Ялчыгол” тарихи-документаль җыентык дөнья күрде

24 май 2019, 18:44 , Фото: Султан Исхаков

“Таҗетдин Ялчыгол” тарихи-документаль җыентык дөнья күрде Татарстанның милли китапханәсендә Таҗетдин Ялчыголга багышланган китап тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.

(Казан, 24 май, "Татар-информ", Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Татарстанның Милли китапханәсендә татар мәгърифәтчесе Таҗетдин Ялчыгол эшчәнлегенә багышланган тарихи-документаль җыентык тәкъдим ителде. Чарада “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Китап “Җыен” фонды тарафыннан “Шәхесләребез” сериясендә нәшер ителгән. “Бу чара Татарстан, Казан, “Җыен” фонды өчен генә түгел, Россия күләмендә әһәмиятле”, - диде “Җыен фонды” директоры Фауат Рәфыйков.

Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов мәгърифәтченең “Рисаләи Газизә” китабын гарәп язуыннан, татар теленә күчергән. “Безнең шәхесләребез шактый. Шулар арасында Таҗетдин Ялчыгол бик тә мөхтәбәр урынны алып тора. Ул үзенең белеме, үҗәтлеге, тырышлыгы белән халыкка хезмәт күрсәтү белән аерылып торган. Төрле урыннарда, тармакларда эшләгән. Таҗетдин Ялчыгол чын мәгънәсендә мәгърифәтче сүзенә туры килә”, - диде ул.

Таҗетдин Ялчыгол Зәй районына кайтып төпләнгән. Районның Имәнлебаш авылында җирләнгән. “Без Таҗетдин Ялчыголны белергә, аны хөрмәтләргә, аның иҗатын, фәнни эшчәнлеген, тормыш юлын тагын да өйрәнергә тиеш. Бигрәк тә без аны яшь буыннарга да җиткерергә тиеш”, - диде Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов.

Чараны Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин алып барды. Шулай ук Камал театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Әзһәр Шакиров мәгърифәтче иҗатыннан өзекләр укыдылар. Җырчы, мөгаллимә Зөһрә Сәхәбиева мөнәҗәтләр башкарды. Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчылары чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

“Шәхесләр” сериясендә барлыгы 100 шәхескә багышланган китап нәшер ителергә планлаштырыла. “Хәзер ”Җыен” фондында Муса Җәлил, Һади Такташ китаплары эшләнә. Бүгенге көндә 50дән артык китап чыкты. Авырлыкларны күрмибез, төзүчеләр бар, җиң сызганып эшлибез, акча табуы әзрәк кыенрак. Чөнки дәүләттән акча алмыйбыз, сату белән шөгыльләнмибез. Хәйрия, меценатлар, спонсорлар ярдәме белән эшләребез бара”, - диде Фауат Рәфыйков.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10