ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Балаларны яклау көнендә өч үзәк урамны ябалар

24 май 2019, 21:15

Хәрәкәт иртәнге сәгать 10нан 14 сәгатькә кадәр чикләнәчәк.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Адилә Зыятдинова). 1 июньдә Казан үзәгендә хәрәкәт 6 сәгать дәвамында чикләнәчәк. Тиешле карар шәһәркүләм документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

“Балаларны яклау көненә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү максатларында Кремль урамы буенча, Чернышевский урамы буенча, Батурин урамы буенча 10нан 14.00 сәгатькә кадәр транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләүләр кертергә карар бирәм”, — дип язылган документта.

Транспорт хәрәкәте Беренче Май мәйданыннан Кремль һәм Чернышевский урамнары чатына кадәр; Кремль һәм Чернышевский урамнары киселешеннән Дзержинский урамына кадәр; Дзержинский урамыннан Федосеев урамына кадәр чикләнәчәк.

Урамнарда куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында йөк (авыр) антитаран техникасы чыгарыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10