ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мидхәт Шаһиәхмәтов партияләргә дебатларда катнашу мәҗбүри булуын искәртте

24 май 2019, 16:52 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Мидхәт Шаһиәхмәтов партияләргә дебатларда катнашу мәҗбүри булуын искәртте Кандидат, партияләр дебатларга килмәсә, кандидатларга бирелгән эфир вакыты башкалар арасында бүленә.

(Казан, 25 май, Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сәяси партияләр һәм кандидатлар өчен дебатларда катнашу мәҗбүри. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Советы депутатларын сайлауга әзерлек буенча партияләрнең төбәк бүлекләре белән очрашуда шул хакта искәртте.

“Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын моннан алдагы 2014 елда узган сайлаудан аермалы буларак, дебатларда катнашу партияләр һәм кандидатлар өчен мәҗбүри. Бу норма ТР Сайлау кодексына 2016 елның 18 июнендә кертелгән”, - диде.

Уртак агитацион чара үткәрү өчен эфир вакыты күләме җитмәсә, бер мандатлы округта һәр партия һәм кандидатка биш минуттан азрак туры килсә, дебатлар үткәрелмәскә дә мөмкин. Агитация чараларында депутатлыкка кандидатлар шәхсән катнашырга гына хокуклы.

Дебатларда мәҗбүри катнашу турында закон таләбе үтәлмәгән очракта (кандидат, партия дебатларга килмәсә), кандидатларга бирелгән эфир вакыты өлеше агитацион чарада башка катнашучылар арасында бүлеп бирелә.

Бүген Татарстан территориясендә 61 сәяси партия теркәлгән, республикада сайлауда катнашу хокукы булган партияләрнең 53 төбәк бүлеге гамәлдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10