ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Самара өлкәсендә Башкорт корылтае була

24 май 2019, 16:37

Җыелышта Большеглушицкий районының “Башкорт корылтае” иҗтимагый оешмасын төзү турында сөйләшәчәкләр.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). 1 июньдә Самара өлкәсенең Көньяк Большеглушицкий районы мәдәният йортында һәм 2 июньдә Самара өлкәсенең Олы Чирегово районы Иргиз бистәсе мәдәният йортында Беренче районкүләм Башкорт корылтае узачак. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.

Җыелышның көн тәртибенә Большеглушицкий районының “Башкорт корылтае” иҗтимагый оешмасын төзү, район иҗтимагый оешмасының башкарма органнарын сайлау, оешма рәисен сайлау мәсьәләләре куелган.

Җыелыш ахырында концерт тәкъдим ителәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10