ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда “Мега” сәүдә үзәге янында “Ленд Крузер” түбәсенә капланган

24 май 2019, 16:46 , Фото: соцсети

Казанда “Мега” сәүдә үзәге янында “Ленд Крузер” түбәсенә капланган Һәлакәт Җиһанов һәм Камалиев урамнары чатында булган.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Казанда “Мега” сәүдә үзәге янында “Ленд Крузер”, “Киа” автомобиле  белән бәрелешүдән соң, түбәсенә капланган. Юл-транспорт һәлакәте фотолары социаль челтәрләрдә чыкты.

“Җиһанов һәм Камалиев урамнары чатында 55 яшьлек ир-ат идарәсендәге “Тайота” һәм 23 яшьлек кыз идарәсендәге “Киа” бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында кроссовер түбәсенә капланган”, - дип ачыклык керттеләр шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә.

Беренчел мәгълүматлар буенча ике машина йөртүче дә имгәнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10