ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

“Татнефть” Төрекмәнстандагы проектларга 200 миллион доллар кертергә әзер

24 май 2019, 15:55 , Фото: архив/Рамиль Гали

“Татнефть” Төрекмәнстандагы проектларга 200 миллион доллар кертергә әзер Узган ел ахырында “Татнефть” Геотурдепе нефть чыгару катламнары буенча эшчәнлекне яңадан башлап җибәрде.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). “Татнефть” ГАҖ Төрекмәнстанның “Туркменнефть” нефть компаниясе белән Готурдепе ятмалары катламнарының нефть бирүчәнлеген арттыру турында өстәмә килешү төзергә планлаштыра. Бу хакта “Татнефть” ГАҖ Татарстан Республикасыннан читтә нефть-газ проектларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Әфләтунов хәбәр итте.

“Тугызынчы өстәмә килешүгә кул куйганда, инвестицияләр 200 млн  доллардан артык тәшкил итәчәк. Филиал штатына 400дән артык Төркмәнстан гражданы кабул ителәчәк”, — диде ул.

2010 елда “Татнефть” Төркмәнстан скважиналарында үз технологияләрен куллана башлады. Җиде ел эчендә 40 скважина буенча 63 капиталь ремонт башкарылган, 32 скважина өчен тирән насос җиһазлары урнаштырылган. Нефтьнең уртача артымы тәүлегенә 150 тонна тәшкил иткән.

Барлык скважиналар да үлчәү җайланмалары, җир асты җиһазлары эшен тәүлек буе контрольдә тотарга мөмкинлек бирүче автоматизация чаралары белән җиһазландырылган. Контракт кысаларында гамәлгә ашырылган чаралар хисабына 190 мең тоннадан артык өстәмә нефть чыгарылган.

“Килешүне гамәлгә ашыру барышында Төркмәнстанга 32 млн АКШ долларлык материаллар һәм җиһазлар кайтарылды. Хәзер “Татнефть” 2018 елның декабрендә имзаланган сигезенче өстәмә килешү кысаларында 4нче һәм 5нче нефть сәнәгате эшчәнлеге яңадан торгызылды”, — дип дәвам итте Рафаэль Әфләтунов.

Моннан тыш, ике як өчен дә файдалы нигездә нефть сәнәгате җиһазларын ремонтлау буенча производство булдыру мөмкинлеген карыйлар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10