ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Технология һәм дизайн көллияте студентлары “Татар-информ” эше белән танышты

24 май 2019, 15:03 , Фото: Солтан Исхаков

Технология һәм дизайн көллияте студентлары “Татар-информ” эше белән танышты Көллиятнең яшь журналист кызлары һәм егетләре редакция хезмәткәрләре белән очрашуда "Татар-информ"да эшләп карарга теләүләрен әйтте.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Бүген “Татар-информ” редакциясе Казан технология һәм дизайн көллиятенең яшь журналистларына осталык дәресе оештырды. Күн һәм мех эшкәртергә, кием-салым модельләштерергә өйрәтә торган бу көллияттә журналистика “түгәрәге” эшли. “Татар-информ”ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов яшь журналистларны редакция белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Көллияттә 32 ел татар теле укыткан Гөлфизә Мулланурова яшьләрне иҗади эшчәнлеккә тартырга омтылуын сөйләде. “Максатыбыз – сәнгать һәм әдәбият аша татар теленә, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү”, - диде ул.

Студентлар татарча җырлый, бии, 3 ел элек яшь журналистлар түгәрәге эшли башлаган. Шул чордан көллиятләр арасында “Көмеш каләм” бәйгесе уздырыла. Быел ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында үткәрелгән.

“Татар-информ” хезмәткәрләре очрашуында катнашкан студентлар арасында быел “Көмеш каләм”дә икенче урынны яулаган беренче курс студенты Айсылу Асылгәрәева да бар иде.

Рәмис Латыйпов студентларны “Татар-информ” редакциясенең эшчәнлеге белән таныштырды. Редакциянең “Intertat.tatar” электрон газетасы, “Атна вакыйгалары” басма газетасы, социаль челтәрләрдә алып барылган эшләр һәм журналист һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде.

“Актив яшьләребез өчен “Татар-информ” редакциясенең ишекләре ачык. Бездә "Татар журналистикасы мәктәбе" эшләп килә. Тиздән “Intertat.ru” сайтында махсус бүлек ачарга планлаштырабыз. Ул “ЯшьТИ” дип аталачак. Анда яшь журналистлар үзләренең язмаларын интернет укучыларына тәкъдим итә алачак”, - дип хәбәр итте Рәмис Латыйпов.

"Татар-информ" редакторы Лилия Гаделшина журналист эшенең үзенчәлекләре – профессиянең кызыклы һәм авыр яклары турында сөйләде. Ул журналистның башка профессия кешеләре беркайчан да күрергә мөмкинлеге булмаган урыннарга бара ала торган белгеч булуын, бу һөнәрнең бик кызыклы һәм мавыктыргыч булуы турында сөйләде.

Шулай ук әлеге профессиянең, башка эшләр кебек үк тырыш хезмәт сораганы турында да аңлатты."Бу профессиядә эшләп карамаган яшьләр аны җиңел генә популярлык яулау мөмкинлеге дип уйлый, әмма үзләре эшләп карагач, кайвакыт чәчләре үрә тора", - диде Лилия Гаделшина. Иллюзияләр булмасын өчен "Татар-информ"да практика үтәргә һәм тәҗрибәле журналистлардан өйрәнергә киңәш итте.

Очрашу азагында Татарстанның Апас районы кызы, дизайнерлык белгечлегенә укучы Айгөл Байдуганова “Татар-информ”да стажировка үтеп карарга теләвен әйтте. “Минем журналист яки туризм өлкәсендә гид булып эшлисем килә. “Татар-информ”да журналистлар арасында эшләп үземне сынап карау – яхшы мөмкинлек”, - диде Айгөл.

Республиканың төп мәгълүмат агентлыгында журналистларның эш шартларын үз күзләре белән күрер өчен студентлар якын көннәрдә “Татар-информ” редакциясенә килер дип килешенде. Көллият директоры Илдар Яруллин студентлар арасында үзләрен журналист һөнәрендә табарга теләүчеләр булмый калмас дип, мәгълүмат агентлыгы белән элемтәләрне ныгытырга теләк белдерде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10