ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов килде

24 май 2019, 13:52 , Фото: tatarstan.ru

Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов килде Аны «Казан» аэропортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов Татарстан Республикасына эш сәфәренә килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Казан» аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

 Татарстанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Иннополис шәһәренә барачак, анда Стратегик инициативалар агентлыгының (АСИ) цифрлы хәл ителешләр конкурсына йомгак ясау тантанасында катнашачак.

Максим Акимов шулай ук Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының "Цифрлы мәгариф киңәшмәсендә дә катнашачак.

Моннан тыш, ул Иннополиста «Цифрлы Икътисад» КАБОның Күзәтүчеләр советы утырышын һәм Россиядә 5G элемтә челтәрләрен үстерү буенча киңәшмә уздырачак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10