ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

24 май 2019, 13:37 , Фото: Владимир Васильев

Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде Шимбәгә каршы төндә, 25 майда, урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

25 һәм 26 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада -1, туфракта -3 градуска кадәр кырау көтелә.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, синоптиклар Татарстан халкын һәм республика кунакларын көчле җил һәм көннең суытуы хакында кисәткән иде.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10