ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Үзбәкстанда беренче тапкыр Татарстан киносы көннәре уза

24 май 2019, 11:49 , Фото: prtuz.tatarstan.ru

Үзбәкстанда беренче тапкыр Татарстан киносы көннәре уза Татар телендәге нәфис һәм документаль фильмнар Ташкент һәм Сәмәрканд шәһәрләрендә күрсәтеләчәк.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). 31 майдан 2 июньгә кадәр Үзбәкстанда беренче тапкыр Татарстан Киносы көннәре узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасында Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар телендәге нәфис һәм документаль фильмнар (русчага синхрон тәрҗемә белән) Ташкент һәм Сәмәрканд шәһәрләрендә күрсәтеләчәк.

31 май көнне 16.00 сәгатьтә Ташкент шәһәренең А.Нәвои исемендәге Кино сараенда (Панорама) Кино көннәренең тантаналы ачылышы була. Бу көнне «Мулла» фильмы күрсәтеләчәк.

1 июньдә Ташкент шәһәренең А.Нәвои исемендәге Кино сараенда (Панорама) тамашачылар игътибарына 15.00 сәгатьтә - «Байгал» фильмы, 16.40 сәгатьтә - «Внутренний Татарстан» дигән документаль фильм, 13.30 сәгатьтә «Хәлимә» фильмы тәкъдим ителәчәк.

2 июньдә исә Сәмәрканд шәһәренең «Шарк юлдузи» кинотеатрында 15.00 сәгатьтә - «Байгал», 16.30 сәгатьтә «Мулла» фильмнарын тамаша кылырга мөмкин.

Үзбәкстанда Татарстан Киносы көннәрен «Үзбәккино» Милли агентлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР «Татаркино» Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештыра. Керү ирекле. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10