ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда дустын үтерергә ниятләгән рецидивист җиде ел гомерен колониядә үткәрәчәк

24 май 2019, 11:17

47 яшьлек ир-атны «Үтерергә омтылу» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Казанда дустын суеп үтерергә ниятләгән рецидивист җиде ел гомерен колониядә үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«2019 елның 26 гыйнварында Казанның Короленко урамындагы бер йортның фатирында 47 яшьлек ир-ат дусты белән аракы эчеп утырган. Кайсыдыр мизгелдә алар арасында низаг купкан һәм ир-ат дустының муенына һәм күкрәгенә берничә тапкыр пычак белән чәнчегән», - дип искәртте Галиев.

Зыян күрүчене 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар. Хастаханәдә табиблар ир-атның гомерен саклап калган, ә аны үтерергә омтылган рецидивистны кулга алганнар.

Суд ир-атны «Үтерергә омтылу» маддәсе буенча гаепле дип тапкан. Ул җиде ел гомерен колониядә үткәрәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10