ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия мәгариф министрын кабул итәчәк

24 май 2019, 09:31 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия мәгариф министрын кабул итәчәк Казанда VII «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» Илкүләм чемпионатын ябу тантанасы узачак.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте әгъзалары белән сөйләшүләр һәм киңәшмәләр үткәрәчәк, шулай ук WorldSkills Russia чемпионатын ябу тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов кичә Татарстанга килгән РФ мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашырга ниятли. Ольга Васильева көн дәвамында «Казан Экспо» күргәзмәләр комплексы мәйданчыкларында һәм Иннополиста булыр дип көтелә. Иннополиста РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов катнашында «Мәгарифне цифрлаштыру» дигән темага түгәрәк өстәл узачак.

РФ мәгариф министры белән очрашканнан соң, Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия фестивале күргәзмәсе белән танышырга ниятли. Аннары ТР Президенты Казан аэропортына РФ вице-премьеры Максим Акимовны каршыларга юл тотачак. Максим Акимов Иннополиста «Цифрлы Икътисад» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Күзәтүчеләр советы утырышын һәм Россиядә 5G элемтә челтәрләрен үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрә.

Моннан тыш, РФ вице-премьеры Стратегик инициативалар агентлыгының цифрлы технологияләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясау тантанасында катнашачак.

Кичен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ мәгариф министры Ольга Васильеваны WorldSkills Russia чемпионатын ябу тантанасында көтәләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10