ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills Russia чемпионаты флористлары өчен дүрт бирем сер итеп сакланган

24 май 2019, 09:18 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkills Russia чемпионаты флористлары өчен дүрт бирем сер итеп сакланган Өч көн дәвамында алар кәләшкә чәчәк бәйләме, чәчәкләр белән өстәл бизәү, отельларда лоббины гөлләр белән бизәү, интерьер бизәүдә көч сынашкан.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионат финалында катнашучы флористлар өчен сигез биремнең дүртесе сер итеп сакланган. Мондый биремнәрдән шләпәне чәчәк белән бизәү, декорация белән стенага венок, браслет һәм гәүдәнең төрле өлешләренә чәчәкләрдән бизәк ясау булган. Бу хакта “Татар-информ”га чемпионатта Татарстаннан баш эксперт Марина Казакова сөйләде.

Флористика компетенциясендә юниорлар (14-16 яшь), төп состав (18-22 яшь), “Остазлар тәҗрибәсе” (50 яшьтән узганнар) категорияләре тәкъдим ителгән. Татарстаннан юниорлардан һәм төп составтан берешәр кеше осталыгын күрсәтә. Өч көн дәвамында алар чәчәк бәйләме, чәчәк композициясе, чәчәкләр белән өстәл бизәү, отельларда лоббины гөлләр белән бизәү, туй флористикасы, интерьер бизәү кебек модульларда көч сынашкан.

“Сигез модульның дүртесе сюприз рәвешендә әзерләнгән иде. Катнашучы үзе эшләргә тиешле материалны, биремне көнендә генә, ярыш алдыннан гына белә. Ягъни, алдан эксперт белән сөйләшү, ниндидер дизайн-проект эшләү мөмкинлеге дә юк. Катнашучы мөстәкыйль дизайн булдырырга тиеш”, - диде Марина Казакова. Ул катнашучыларның бертөрле чәчәкләр, флористик һәм техник материаллар белән тәэмин ителгәнен әйтте.

“Беренче көн “Казанга рәхим итегез” темасына багышланды. Катнашучыларга Казанның архитектур корылмалары күренешләре белән фотосурәтләр тәкъдим ителде, катнашучылар шуңа туры китереп, интерьер өчен венок әзерләргә тиеш иде”, - дип сөйләде. Өч көнлек ярышларга барлыгы 15,5 сәгать, бер модуль өчен уртача 1-3 сәгать бирелә. Кәләш өчен чәчәк бәйләме әзерләү иң озакка сузылганы.

“Алар алдында билгеле бер стильдәге туй күлмәгендә хатын-кыз сурәте, алар шуңа туры китереп, чәчәк бәйләме төзергә тиеш”, - диде Марина Казакова. Ул Татарстан кызларының әзерлеген югары бәяләде. “Биремнәрне әйбәт кенә үтәп киләләр, нәтиҗә булыр дип өметләнәбез. Призлы урыннар алган кешеләрне илкүләм җыелма составына кертү мәсьәләсе каралачак”, - диде ул.

“Кызганыч, Татарстанда флористика белгечлеге буенча укыту юк, алар чемпионатка мөстәкыйль әзерләнде”, - диде эксперт. Моны Татарстан вәкиле Камилә Баһаветдинова да җөпләде. Ул Казанда Халыкара сервис көллиятендә икенче курста кондитерлыкка укыса да, флористика белән мавыга. “Әнием флорист, ул мине моңа 10 яшьтән өйрәтә башлады. Кызганыч, Казанда шушы юнәлештә белем бирүче уку йорты юк”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10