ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апаста балигъ булмаганнар хокук бозуы буенча кисәтү эше турында сөйләштеләр

24 май 2019, 03:00 , Фото: apastovo.ru

Апаста балигъ булмаганнар хокук бозуы буенча кисәтү эше турында сөйләштеләр Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районында җәмәгать ярдәмчесе хәрби хезмәткә чакырылу һәм башка сораулар буенча ярдәм итә алачагын әйтте.

(Апас, 24 май, "Татар-информ",  "Апастово-информ"). Апас районы аграр көллияттә балигъ булмаганнар арасында хокук бозу буенча профилактик эшнең торышын өйрәнү мәсьәләсенә кагылган түгәрәк өстәл узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Көллият коллективы белән аралашу, сөйләшү район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә барды. Аграр көллият директоры Фаил Курамшин үзенең чыгышында яшүсмерләр белән укыту – тәрбия өлкәсендә нинди эшләр башкарылганын һәм киләчәктә башкарылачакларына тукталды. Агымдагы елда булган уңышлары белән уртаклашты.

Биредә хезмәт итүче укытучы-мастерларның һәрбер укучыга шәхси якын килеп эшләүләрен әйтте. Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе әгъзалары һәрберсе яшүсмерләрне яклау, саклау, үзләре өлкәсе буенча ничек ярдәм итә алулары турында чыгыш ясадылар.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Апас районында җәмәгать ярдәмчесе Гүзәл Хилавиева укытучы-мастерларга, шулай ук яшүсмерләргә социаль тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, хәрби хезмәткә чакырылу һәм башка сораулар буенча ярдәм итә алачагы, кабул итү көннәре һәм урыны турында чыгыш ясады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10