ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайның уңышка ирешкән укучыларын һәм укытучыларын бүләкләделәр

24 май 2019, 06:00 , Фото: aznakaevo-rt.ru

Азнакайның уңышка ирешкән укучыларын һәм укытучыларын бүләкләделәр Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларны һәм аларның педагогларын хөрмәтләү тантанасы узды.

(Азнакай, 24 май, "Татар-информ","Маяк" Резеда Шәрипова). Республика олимпиадасында җиңгән Азнакай укучыларын һәм педагогларын бүләкләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Казанда республика олимпиадаларында җиңгән, Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларны һәм аларның педагогларын хөрмәтләү тантанасы узды.

Чакырылучылар арасында Азнакай шәһәре 4нче лиценнан Алейна Каракылыч, Ислам Нуриәхмәтов, Урманай мәктәбеннән Илнар Камаев һәм аларның укытучылары Гөлназ Сәлахова, Гөлгенә Кашапова, Эльвира Ихсанова да бар иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10