ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Теләче егете Европа чемпионатында өченче урын яулады

23 май 2019, 23:00 , Фото: tulachi.ru

Теләче егете Европа чемпионатында өченче урын яулады 14-22 майда Грециянең Лутраки шәһәрендә арка-терәк хәрәкәте инвалидлары арасында кул көрәше буенча Европа чемпионаты узды.

(Теләче, 23май, “Татар-информ”, "Теләче"). 14-22 майда Грециянең Лутраки шәһәрендә арка-терәк хәрәкәте инвалидлары арасында кул көрәше буенча Европа чемпионаты (беренчелеге) булып үтте. Анда Теләче егете Ришат Зәйнетдинов өченче урын яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Юниорлар арасында 30 илдән 1000 гә якын спортчы катнашты. 

“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов җитәкчелегендә Россиянең җыелма командасы составында Тиләҗе авылыннан кул көрәше буенча спорт остасы Ришат Зәйнетдинов та катнашты. Ул сул кулы да, уң кулы белән дә 3 урын яулады.

Россиянең җыелма командасы бу ярышларда беренче урын яулады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10