ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Мөхәммәтшин праймеризда катнашучыларга: Безнең план - халык ихтыяҗына җавап бирү

23 май 2019, 21:42 , Фото: архив

Мөхәммәтшин праймеризда катнашучыларга: Безнең план - халык ихтыяҗына җавап бирү «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе сәркатибе алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашты.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Безнең эш планы - халыкның тормыш ихтыяҗларына җавап бирү, һәм бары тик халык белән бергә генә дөрес карарлар табачакбыз. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашуда белдерде.

«Бүген без «Бердәм Россия»нең команда эшен башкара башлыйбыз. Безне бер максат берләштерә – һәр татарстанлы тормышын яхшырту. Башка бурычларны без күрмибез һәм үз алдыбызга куймыйбыз. Безнең гамәлләр планы - кешеләрнең тормыш ихтыяҗларына җавап бирү, һәм алар белән бергә генә дөрес карарлар табачакбыз», - диде катнашучыларга партиянең Татарстан бүлеге лидеры.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләгәнчә, праймериз үткәрү чорында кандидатлар өчен 90 очрашу оештырылган. "Тулаем алганда, төрле темаларга 100дән артык дебат уздырылды, төбәк тормышының барлык проблемалары турында фикер алышынды", - дип өстәде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, алдан тавыш бирү кандидатларының дебатлары һәм очрашулары барышында татарстанлыларның җыелган барлык тәкъдимнәре, идеяләре, инициативалары «Бердәм Россия» партиясенең сайлау алды программасына кертеләчәк.

  • «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү чарасы 26 майда булачак. Аның нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясеннән алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен кандидатуралар билгеләнәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10