ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест» холдингы утырышын үткәрде

23 май 2019, 19:49 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест» холдингы утырышын үткәрде
  «Татнефтехиминвест-холдинг» КФУ фармацевтика үзәге проектларын, ләм карталарын рекультивацияләү, компания складларын цифрлаштыру проектларын хуплады.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык җыелышы һәм директорлар советы утырышы узды. Чарада КФУда ясалган инновацион дарулар, агынты суларны эшкәртү һәм республикада логистик комплекслар өчен цифрлы карарлар турында фикер алыштылар.

КФУның фармацевтика фәнни-белем бирү үзәге директоры Юрий Штырлин университетта «Татхимфармпрепаратлары» АҖ белән берлектә эшләнгән ике дару препараты турында сөйләде. KFU-01 таблеткалары артрит һәм артрозларны, KFU-02 препараты яман шешне дәвалау өчен. Ул онкология күзәнәкләренең яман шешкә каршы дәвалауга каршы тору мөмкинлеген блокировкалый.

Годовое общее собрание акционеров и 
заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг". 
Проводит Председатель Совета директоров. 
Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Даруларны эшләп чыгару һәм аларның базарга чыгуы 2024 елга планлаштырылган. «Бу проектка без ярдәм итәчәкбез. Университетның бу эш белән шөгыльләнә башлавы бик сөендерә. Университет тикшеренүләр үзәге булырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.

Воронеж шәһәреннән килгән Известь җитештерүчеләр берлеге президенты Олег Тарарыков сүндерелмәгән известь кулланып агынты суларны чистарту турында әйтте. Алар тәкъдим иткән технология калдыкларны зарарсызландырырга һәм начар исләрдән арындырырга мөмкинлек бирә.

Республика Президенты докладчыны хуплады һәм Татарстанда әлеге технологияне сынау өчен ләм кырларының бер өлешен бүлеп бирергә кушты.

Годовое общее собрание акционеров и 
заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг". 
Проводит Председатель Совета директоров. 
Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Татарстан Фәннәр Академиясенең Экология проблемалары һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты директоры Рифгать Шаһидуллин Казанда Су каналының ләм карталарына сүндерелмәгән известь кулланып рекультивация ясарга тәкъдим итте. Татарстан Президенты шулай ук бу технологияне эшләргә кушты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10