ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Алексей Песошин Чабаксарда «Идел-Янцзы» форматындагы совет утырышында катнашты

23 май 2019, 17:32 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин Чабаксарда «Идел-Янцзы» форматындагы совет утырышында катнашты Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Чабаксар шәһәрендә эш сәфәрендә булды.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чабаксар шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Ул Россиянең Идел буе федераль округы төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының Югары, Урта агымнарында хезмәттәшлек советының өченче утырышында («Идел-Янцзы» форматы) катнашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш рәистәшләре булып Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Кытай Халык Республикасының Дәүләт Советы әгъзасы Ван Юн чыгыш ясады.

Чарада шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләре һәм берничә Кытай провинциясе вәкилләре катнашты. Утырыш кысаларында хезмәттәшлек турында төрле 15 документ имзаланды. Шулай ук «Идел - Янцзы» советы катнашучылары Чабаксарда «Җиңү» мемориаль комплексында булдылар, анда Хәрби Дан Монументы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10