ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Дмитрий Песков: Татарстан өчен «Кайнау ноктасы» - иң яхшы практика чыганагы

23 май 2019, 16:16 , Фото: Владимир Васильев

Дмитрий Песков: Татарстан өчен «Кайнау ноктасы» - иң яхшы практика чыганагы
 
Казан IT-паркында «Кайнау ноктасы» күмәк эш киңлеген эшләтеп җибәрделәр.

(Казан, 23 май, Татар-информ», Марат Ишкилдин). «Кайнау ноктасы» проекты Татарстан өчен цифрлы өлкәдә иң яхшы тәҗрибәләр чыганагы булырга мөмкин. Бу хакта Россия Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков Казан IT-паркында проектны ачу тантанасында хәбәр итте.

«Казанга килгәч, кайчакта кая бүленергә белмисең. Монда WorldSkills та, Иннополиста ЦИПР ("Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе") бара, «Кайнау ноктасы» ачыла», — диде Песков. Аның сүзләренчә, «Кайнау ноктасы» проекты Татарстан өчен иң яхшы тәҗрибәләр чыганагы булып тора, шул исәптән IT-индустрия өлкәсендә дә.

«Татарстан хәзер экспорт буенча лидерларның берсе булып тора, ә илнең куәте технологик суверенитет белән билгеләнәчәк. IT-парк моның өчен бик күп эш башкарды, һәм Иннополис күп эш башкара. Мисалларны тарихтан, шул ук Selfishтан алырга була», - дип өстәде Россия Президенты махсус вәкиле.

Цифрлы практикаларны «Кайнау ноктасы»на кертәчәкләр һәм аларны тәкъдим итәчәкләр.

Проект эшкуарларны, студентларны, галимнәрне, хакимият органнарын һәм фәнни учреждениеләр вәкилләрен, Татарстан Республикасында инновацион проектларны булдыру һәм алга этәрү өчен актив яшьләрне, шулай ук үз юнәлешләре буенча тәҗрибә, эшчәнлек нәтиҗәләре һәм төбәк үсешенең яңа модельләре белән алмашуны һәм бер-берсе белән аралашуны берләштерә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10