ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов мирасны саклауга формаль якын килүдән баш тартырга чакырды

23 май 2019, 16:05 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Миңнеханов мирасны саклауга формаль якын килүдән баш тартырга чакырды Казармалар архитектура һәйкәле булмаса да, аларның кыйммәте бар, дип саный Татарстан Президенты.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Мәдәни мирасны саклау өчен җаваплы хезмәтләр Казанда Арча казармаларын сүтү алдыннан җәмәгать тыңлаулары үткәрергә тиеш иде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый хәл кабатланмасын өчен чаралар күрергә кирәклеген әйтте. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бу мәсьәлә барлыкка килгәч, иң беренче этапта җәмәгать тыңлауларын оештыруда җаваплы хезмәтләрнең катнашуы таләп ителде. Татарстан Президенты фикеренчә, эш тиешенчә оештырылмаган... Мөгаен, бу шундый эшләрне оештырганда киләчәктә исәпкә алыначак авыр дәрес», - дип билгеләп үтте Галимова.

Аның сүзләренчә,Татарстан Президенты мондый мәсьәләне хәл иткәндә, һичшиксез, аңа формаль якын килергә ярамау позициясендә. «Арча казармалары документаль рәвештә архитектура һәйкәле булып тормаса да, алар башкаланың битараф булмаган кешеләре өчен зур кыйммәткә ия», — дип өстәде спикер.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10