ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов: “Кайнау ноктасы” очрашулар һәм иҗади чакырулар үзәге булачак

23 май 2019, 14:51 , Фото: Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов: “Кайнау ноктасы” очрашулар һәм иҗади чакырулар үзәге булачак Проектны Татарстанның ике шәһәрендә – Казан һәм Яр Чаллыда эшләтеп җибәрделәр.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). Казан IT-паркында “Кайнау ноктасы” күмәк эш киңлеген эшләтеп җибәрделәр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы ачу барышында проектның очрашулар үзәге һәм иҗади чакырулар урыны булачагына ышануын әйтте.

“Минемчә, биредә иҗади чакырулар күп булачак. Бу шәһәр үзәге, бик уңайлы. Минем уйлавымча, без монда мондый белем бирү үзәге — очрашулар үзәге булсын өчен барлык шартларны да тудырырбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан Президенты “Кайнау ноктасы” хәрәкәте Татарстан югары уку йортлары арасында таралыр дип ышануын әйтте. “Әлеге хәрәкәт безнең югары уку йортларына күчәр дип өметләнәбез. Мондый структуралар бездә бөтен җирдә булырга тиеш”, - дип өстәде спикер.

Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгына проектның кураторлыгы өчен рәхмәт белдерде һәм Стратегик инициативалар республикада хәрәкәт юнәлешен билгели дигән фикер әйтте. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, башка шәһәрләрдә “Кайнау ноктасы” оештыручыларның тәҗрибәсе Татарстанда күмәк эш киңлекләрен үстерүгә ярдәм итәчәк.

“Беренчедән, Стратегик инициативалар агентлыгы нинди якка хәрәкәт итәргә кирәклеген күрсәтә”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Проект эшкуарлар өчен заманча үсеш платформасын оештыруга юнәлдерелгән. Биредә һәркем бәйсез һәм түләүсез белем бирү чарасын оештыра яки анда катнаша ала. Татарстанда проект “ИТ-парк” югары технологияләр өлкәсендә технопарк дәүләт автоном учреждениесе ярдәмендә гамәлгә ашырылган. Шулай ук “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы”, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә һәм Икътисад министрлыклары һәм “ПлатформаНТИ” ярдәмендә булдырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10