ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Миңнеханов банкларны эскроу-счетлар ачучы төзүчеләргә ярдәм итәргә чакырды

23 май 2019, 14:24 , Фото: архив/Егор Никитин

Миңнеханов банкларны эскроу-счетлар ачучы төзүчеләргә ярдәм итәргә чакырды Татарстан Президенты торак базарын үстерү буенча Россия Дәүләт Советының эшче төркеме утырышын уздырачак.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика банкларын эскроу-счетларны ачкан вакытта төзүчеләргә максималь ярдәм итәргә чакырды. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

Спикер сүзләренә караганда, Россиядә эскроу-счетлар буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыруга аккредитация алган 63 банкның Татарстанда 9 учреждениесе бу эшкә керешкән.

«Республика Президенты әлеге банк вәкилләренә аларда консультацияләр бүлекләре оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Анда белгечләр төзүчеләргә нинди документлар кирәклеге турында хәбәр итә һәм аларны тутыру белән ярдәм итә алыр иде.

Ахыр чиктә, бу төзүчеләрнең дә, банк секторының да уртак бурычы, чөнки Россия Президентының май указларын үтәү буенча турыдан-туры йөкләмәләренә кагыла», - диде Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада Россия Дәүләт Советының торак базарын үстерү буенча эшче төркеме утырышын уздырачак. 1 июльдән төзелеш компанияләренең проект финанславына күчүе турында фикер алышачаклар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10